Кирәкле сайт

Сишәмбе, 30.04.2024, 02:53

Сәламлим Сезне Гость | RSS | Төп биткә | Каталог файлов | Теркәлү(регистрация) | Керү

Главная » Файлы » Минусовкалар » Халык җырлары

Нигә яна йөрәгем
[ Скачать с сервера (2.71 Mb) ] 20.07.2011, 14:14
Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр әле
Сине күреп сөйләшсәм.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Уф, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?!
Категория: Халык җырлары | Добавил: Рамил
Просмотров: 784 | Загрузок: 114 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Категорияләр

Салават Фәтхетдинов җырларына [4]
Халык җырлары [17]
Әлеге бүлектә элеккеге чорларда яратып тыңланган җырларның "минус"ларын җыям

Безнең сорау

Оцените мой сайт
Барлык җаваплар: 52

Санагыч


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Керү формасы

Эзләү

Реклама