Өнсә авылы көе
[ Скачать с сервера (3.20 Mb)
]
| 18.07.2011, 18:46 |
Безнең авыл өсләрендә Йолдыз яна яктырак ла; Айга да йолдыз бик якын, Син генә миннән ерак.
Исмәле, җил, туктале, җил, Өзмә гөлләр чәчәген лә; Алга килми белеп булмый Башның ни күрәчәген.
Кыйблалардан искән җилдән Бөгелә талның нечкәсе лә; Йөрәгемнең саф җиреннән Чыга сагыш чишмәсе.
Сызылып таңнар аткан чакта Ямансу була язын ла; Аерыласын алдан белдем — Ялгыз күрдем кыр казын.
|
Категория: Халык җырлары | Добавил: Рамил
|
Просмотров: 1733 | Загрузок: 164
| Комментарии: 1
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Меню
Безнең сорау
Санагыч
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
Реклама
|