Кайтам әле туган якларыма, Сызылып алсу таңнар атканда. Авылымны чырнап ак мамыкка, Ак томаннар җәйлеп ятканда.
Кушымта:
Кайтам әле туган якларыма, Кояш күктән нурын сипкәндә. Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә, Чык тамчылары кипкәндә. Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә, Чык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма, Ерак кына кояш батканда. Ал ефәк шәл булып, тау иңенә, Эңгер күләгәсе ятканда.
Кушымта. Кайтам әле туган якларыма,
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә, җиләс җилдә,
Черем иткән чакта киң кырлар.
Кушымта.
|