Кирәкле сайт

Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 19:00

Сәламлим Сезне Гость | RSS | Төп биткә | | Теркәлү(регистрация) | Керү

Төп » 2011 » Июль » 10 » Бала тугач
20:33
Бала тугач

Ир бала тугач.

Хөрмәтле ...! 
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, "менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен тәңребез үзегезгә.

--------------------------------------

Кыз бала тугач.

Кадерле....! 
"Ак кәгазь, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый, тиядер үзәгемә”,- дип йөри идегез, теләгегез кабул булган. Колактан шатлыкка чумгансыз.
Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез. Ниһаять, энҗе бөртегедәй кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз! Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен. Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь дип тормас, бик тиз кияүгә китәр. Бирсен ходай. Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер-берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә язсын.

--------------------------------------

Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.

Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.
Караулар: 7622 | Өстәде: Рамил | Рейтинг: 1.7/3
Барлыгы комментарийлар: 1
1 SergJanny  
0
<a href=http://zmkshop.ru/>изготовление и монтаж металлоконструкций на заказ</a>

Имя *:
Email *:
Код *:

Безнең сорау

Оцените мой сайт
Барлык җаваплар: 52

Санагыч


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Язмалар архивы

Реклама