Кирәкле сайт

Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 16:08

Сәламлим Сезне Гость | RSS | Төп биткә | | Теркәлү(регистрация) | Керү

Төп » 2011 » Июль » 10 » Юбилейларга
20:25
Юбилейларга
50 яшь

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела?!

Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.


55 яшь

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә...
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Картлыкның кызлар(егет) чагы

Сары көздә сары яфраклар да
Җир өстенә коелып бетә.
Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар
Сизелмичә үтә дә китә.

55 яшь. Беләсезме,
 Картлыкның кызлар(егет) чагы.
И! Бер сагынырсың әле
 Кая диеп кыз(егет) чагым.

Бүген сиңа бәхет тели
Лачын кебек улларың,
Кызларың— йолдызларың,
Кияүләр, оныкларың,

Дус-ишләрең, якыннарың,
Барча-барча туганнарың,
Кода-кодагыйларың.

Күргән хәсрәтләргә түздең,
Сабырлык бирде Ходай.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Яшь аралаш гел елмай.

60 яшь

Алтмыштамы, алтмышта...
Шатлык та күп, сагыш та.
Туры юлдан тайпылмадың,
Атламадың ялгыш та.
Алтмыштамы, алтмышта...
Рәхмәт әйтеп язмышка,
Кайгыларга бирешмәдең,
Гашыйк булдың тормышка.
Алтмыштамы, алтмышта...
Сикереп мен акбуз атка,
Җиз кыңгыраулар так та,
Җилдерт бер юртакта.
Алтмыштамы, алтмышта...
Ал әле бер җырлап та:
«Карурман»ны, «Гөлмәръям»не
Яки «Абау, Гөлкәем»...
Җырлый иде әткәем—
Сөенеп тыңлый әнкәем:
— Бәхетең булсын, бәбкәем.
Алтмыштамы, алтмышта...
Шатлык та күп, сагыш та...

Юл куймыйча сагышка,
Яшә, дустым, шатлыкта.
Бирешмичә картлыкка,
Уңыш өстәп «Уңыш»ка
Кал син мәңге яшьлектә,
Алтмышта да, алтмышта...

70 яшь

Җитмеш яшь ул— картлыкның уртасы,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әнкәй исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әткәй, дөньяда.

Синең кебек беркем яраталмый,
Оныкларың: Айгөл, Гөлназны.
Синең кебек беркем бирә алмый
Иркәләүне, сөю һәм назны.

Авырлыклар килсә, елмаясың,
Нур чәчә күзләрең көлгәндә.
Беләсеңме, әткәй, син бит безнең—
Әлдермештән Әлмәндәр.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Шуңа сине бары да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып, туксанны да
Үткәрергә язсын бергәләп.
Амин!
Караулар: 3037 | Өстәде: Рамил | Рейтинг: 4.0/1
Барлыгы комментарийлар: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Безнең сорау

Оцените мой сайт
Барлык җаваплар: 52

Санагыч


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Язмалар архивы

Реклама