Кирәкле сайт

Җомга, 29.03.2024, 01:57

Сәламлим Сезне Гость | RSS | Төп биткә | | Теркәлү(регистрация) | Керү

Төп » 2011 » Июль » 10 » Туган көнгә котлаулар-1
20:19
Туган көнгә котлаулар-1
    Бәхет – ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк. 
    Дустым ... , синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе!
----------------------------------
Чал чәчләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз — тыйнак акыл —
Барысы да үрнәк алырлык.

Сөеклебез, безнең өчен,
Изгенең изгесе син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен!

Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
-------------------------------------
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.

Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
------------------------------------
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә!
-----------------------------------
… ! Тормыш юлың бүген
… кат җирдә әйләнә.
Бәхетле бул, көлеп кенә яшә,
Теләгеңә иреш дөньяда.
Син бит безнең өчен Кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Юлларыңа үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.
-----------------------------------
Хэр яна кон бэхет алып килсен,
Алсу таннар кумсен шатлыкка.
Яшэу дэрте янсын йорэгендэ
Картаерга бер дэ ашыкма.
Караулар: 2488 | Өстәде: Рамил | Рейтинг: 3.0/3
Барлыгы комментарийлар: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Безнең сорау

Оцените мой сайт
Барлык җаваплар: 52

Санагыч


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Язмалар архивы

Реклама