Ай, былбылым
[ Скачать с сервера (2.68 Mb)
]
| 18.07.2011, 18:19 |
Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы. Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы.
Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата. Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата.
Ай былбылым, вай былбылым, Кунып сайрый талларга; Ай былбылым, вай былбылым, Кунып сайрый талларга; Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга. Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга.
|
Категория: Халык җырлары | Добавил: Рамил
|
Просмотров: 565 | Загрузок: 124
| Комментарии: 1
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Меню
Безнең сорау
Санагыч
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
Реклама
|