Кирәкле сайт

Җомга, 29.03.2024, 02:45

Сәламлим Сезне Гость | RSS | Төп биткә | Татар телендә котлаулар | Теркәлү(регистрация) | Керү

      [ Котлау өстәргә ]

Ай! Кояштай елмая
Буген сезнең йөзегез
Аерым идегез сез кичә
Буген инде икегез.
Ике йөрәк, бер үк җырны
Җырлый башлый бүгеннән
Кайгы-хәсрәт дигәннәре
Ерак йөрсеннәр сездән.
Дуслык, туганлык хисләре
Алар сездән сүнмәсен.
Үстерегез уллар-кызлар
Гомер әрәм утмәсен.
Тормыш булгач - барда була.
Булыр авыр минутлар
Бергә-бергә киңәш итсәң,
Алар сездән тиз узар.

***
Сокланып карап туймассың 
Зифа буегызга да.
Онытмагыз чакырырга
Бәбәй туегызга да.

***
Аллары, гөлләре, 
Гөлбакча илләре!
Ал булсын, гөл булсын
Бәхетле көннәре!

***  
Кулга-кул тотынган адымнан 
Башлана һәркемнеңюлбашы.
Бәхет ул – парлыларканаты,
Бәхет ул – тугърылыкюлдашы.
... Читать дальше »
Караулар: 3032 | Өстәде: Рамил | Дата: 12.07.2011 | Фикерләр (0)

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен-

Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

* * *

Туган көнең, туган көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәр гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә бул!

* * *

Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
* * *
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
* * *
Теләкләрнең телим изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтм ... Читать дальше »
Караулар: 3417 | Өстәде: Рамил | Дата: 10.07.2011 | Фикерләр (0)

Адәм баласына фарыз
Үткәрергә өч туйны:
Кызыл туйны, бәби туен,
Өченчесе— соңгы юлга
Зурлап озату туен.
Пәйгәмбәребез сөннәте—
Үткәрергә өй туен.
Яңа йортның нигезе
Корычтай ныклы булсын,
Ут-күзләрдән, явызлардан
Фәрештәләр сакласын.
Җаннарыгыз тыныч булып,
Куанычы күп булсын.
Үзегезнең нигездә
Картаю насыйп булсын.
Бәрәкәтле йорт булсын,
Дусларыгыз чын булсын.
Туганнар ныклы булсын
Дошманыгыз юк булсын.
Балалар иманлы булсын,
Күңелләре саф булсын.
Олылыйган көнегездә
Сезгә таяныч булсын.
Оныклар да сезнең өчен
Олы юаныч булсын.
Яшәгез бергә гомергә,
Амин, ул шулай булсын.
Яңа сауган җылы сөттәй,
Карашлар җылы булсын.
Бәхетегез тулы булсын,
Яңа йорт котлы булсын.
Караулар: 4219 | Өстәде: Рамил | Дата: 10.07.2011 | Фикерләр (0)

Ир бала тугач.

Хөрмәтле ...! 
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, "менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.
Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен тәңребез үзегезгә.

--------------------------------------

Кыз бала тугач.

Кадерле....! 
"Ак кәгазь, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый, тиядер үзәгемә”,- дип йөри идегез, теләгегез кабул бу ... Читать дальше »

Караулар: 7600 | Өстәде: Рамил | Дата: 10.07.2011 | Фикерләр (1)

50 яшь

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела?!

Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.


55 яшь

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә...
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

... Читать дальше »
Караулар: 3037 | Өстәде: Рамил | Дата: 10.07.2011 | Фикерләр (0)

    Бәхет – ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк. 
    Дустым ... , синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе!
----------------------------------
Чал чәчләрең бигрәк күркәм, Рамил | Дата: 10.07.2011 | Фикерләр (0)


Безнең сорау

Оцените мой сайт
Барлык җаваплар: 52

Санагыч


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Язмалар архивы

Реклама