Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен-
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.
* * *
Туган көнең, туган көнең Күңелгә нур өстәсен. Синең һәрбер туар көнең Сипсен бәхет көлтәсен. Җәен җиләк чәчкәсе бул, Кышын кышлау гөле бул. Яшәр гомерең озын булсын, Безнең белән бергә бул!
* * *
Тормыш юлың балкып торсын, Нурлы булсын күңелең. Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән Бер кайгысыз үтсен гомерең. * * * Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә, Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә. Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә, Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. * * * Теләкләрнең телим изгеләрен, Шатлыкларның иң-иң зурысын. Бәхетләрнең көтмәгәндә генә Килә торганнарын — Нурлысын. Тырыш сезнең кулларыгыз, Матур үткән юлларыгыз. Барча туган-якыннарга Һәрчак изге уйларыгыз. Сез булганга без дә бик бәхетле Сезнең белән якты көнебез. Безнең белән сез дә бәхетледер, Сезгә озын-озак гомер телибез. * * * Күңелең түрендә һичкайчан Өмет кояшы сүнмәсен. Бәхетле язмыш йолдызы Гомер күгеңнән китмәсен. Синең тормыш юлларыңда, Очрамасын киртәләр. Гел бәхетләр һәм шатлыклар Алып килсен иртәләр. * * * Май кояшы нурын сипкән кебек, Ташып-тулып килсен бәхетең. Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын, Чынга ашсын хыял, өметең. Котлы булсын, … , туган көнең, Кояш кебек балкый йөзләрең. Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән Үтсен синең гомер көзләрең.
* * *
Күпме булса җирдә изге теләк Без телибез сиңа барсында, Ак чәчәкләр кебек бәхет яусын Туар көннең һәрбер таңында!
* * *
Сезнең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык! Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән, Сезнең гомер—безнең горурлык!
|