Бездә биек таулар бар да,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак, бездә сагыну
Сездә нинди хәлләр бар?
Тау астында салкын чишмә
Агып төшә улакка.
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми шул якка.
Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга төзәр идем.
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде.
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.
|