И.Хисамов көе Ш.Галиев сүзләре
Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.
Кушымта:
Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма!
Син утырсаң яннарыма,
Ял булыр җаннарыма!
Йөзләреңә төбәп карап,
Килә бер сөенәсем,
Килә бер иркеләнәсем,
Килә бер сөеләсем!
Кушымта.
Күземә ашыгып кына
Салкын карап үтмә син.
Өсти тор сөю ялкынын,
Гел өсти тор – бетмәсен!
Кушымта.
|